Татарстанда байбак-сөркә аулауга рөхсәтне шобага буенча бүлеп бирәләр

2026 елның 24 апреле, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты байбак-сөркәне аулауга рөхсәтләрне шобага аша бүлеп бирә торган аучылык ресурслары төрләре исемлегенә кертте. Элегрәк шундый ук тәртип тояклы хайваннар, селәүсен һәм бурсык өчен дә гамәлдә булган.

Байбак-сөркәгә ау вакыты иртә булганлыктан (сезон 15 июньнән 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк) бу төр буенча җирәбә башкалардан аерым – инде 2026 елның маенда узачак.

Гаризалар бирү тәртибе һәм сроклары, шулай ук һәр аучылык биләмәсе буенча ауга билгеләнгән җәнлекләрнең төгәл саны турында тулы мәгълүмат 2026 елның 28 – 29 апрелендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты сайтында бастырылачак. Аучыларга яңартуларны күзәтеп барырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International