Экологик белем бирү көне – гадәти булмаган дата, ул безне әйләнә-тирә мохит белән үзара хезмәттәшлегебез һәм аны саклау өчен нәрсә эшли алуыбыз турында уйланырга этәрә. Иң мөһиме: ул җаваплы буын тәрбияләргә ярдәм итә. Кечкенәдән табигатьнең мөһимлеге турында белгән балалар аңлы һәм кайгыртучан гражданнар булып үсәләр. Әйтик, җирле флора һәм фаунаны өйрәнү буенча мәктәп проектларында яисә Татарстанда яшәүче сирәк төрләрне яклау акцияләрендә катнашалар. Узган ел ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре 55277 кеше өчен 2035 чара үткәрде; «Мин һәм Кызыл китап» республика балалар кул эшләре бәйгесендә 3481 кеше, «Парклар маршы – 2025» халыкара акциясендә 285 учреждениедән (38 муниципаль районнан, Яр Чаллыдан һәм Казаннан) 5169 кеше катнашты. Хисап елында шулай ук тыюлыклар администрацияләре тарафыннан, шул исәптән төбәк әһәмиятендәге махсус сакланылучы табигать территорияләрендә төрле биотехник һәм табигатьне саклау чаралары уздырылды. Тыюлык хезмәткәрләре катнашында һәм көче белән 10323 агач үсентесе утыртылды. 2739 сыерчык оясы һәм 4 меңнән артык җимлек элү буенча чаралар үткәрелде. 8141 тозлык, тукландыру мәйданчыклары һәм ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Без бу юнәлештә эшне алга таба да дәвам итәчәкбез, татарстанлыларга табигатьне саклау өлкәсендә белем бирү белән шөгыльләнәчәкбез.