ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Теләче районы буенча район (районара) бүлеге башлыгы махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга гел ярдәм күрсәтә. Бу юлы ул хәзер кыска вакытлы ялдагы якташына – МХО да катнашучыга гуманитар ярдәм тапшырды.
«Якташы ялда чакта, чүкеч, электр инструментлары җыелмасы, болгарка кебек төзелеш инструментлары һәм башка кирәкле әйберләр тапшырды. Тиздән ул яңадан Ватаныбызны сакларга алгы сызыкка китәчәк», – ди Эмиль Гаязов.
Күрсәткән ярдәме өчен, сугышчы якташына рәхмәт белдерде.