Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы турында

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
2013 елның 19 декабрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмәнең 8 утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә Татарстан Республикасы территориясендәге балык тоту урыннары исемлеге каралды. Иҗтимагый киңәшмәнең әгъзаларына Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең лицензияләү, дәүләт хисаплавы, кадастр һәм хайваннар дөньясы объектларын куллануны тәртипкә салу бүлегенең алдагы киңәшчесе Ю.И. Павлов әзерләгән презентация күрсәтелде. Татарстан Республикасы территориясендәге балык тоту урыннары исемлеге Иҗтимагый киңәшмәнең күпчелек әгъзалары тавышы белән якланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International