Татарстанда йомгаксыман мүкчәләр колониясен тапканнар

2026 елның 13 июле, дүшәмбе

А.И. Щеповских исемендәге «Дала» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре Лениногорск районының «Медведковский» буасында йомгаксыман мүкчәләр (Plumatella fungosa) колониясен тапканнар. Бу – тыгыз көрән төстәге йомгаклар рәвешендәге колониаль организм, кайчакта алар гаять зур булалар. Йомгаксыман мүкчәләр колониясе – төче су хайваннары арасында иң зурлары: гадәттә 2 см дан 5 см га кадәр, сирәгрәк 10 см га кадәр, ә теркәлгән максималь нөсхәләрнең биеклеге 1 метрга кадәр һәм диаметры 30 см га кадәр булырга мөмкин. Бер бөртегенең зурлыгы – 1 – 3 мм. Мүкчә су асты предметларында, шул исәптән суүткәргеч торбаларда урнашып яши.
 
 Бу җан ияләре күбесенчә диңгезләрдә яши, ләкин төче су төрләре акмый торган сулыкларда – буаларда, күлләрдә, сусаклагычларда, акрын агып торган елгаларда, шулай ук ясалма декоратив буаларда очрый. Мүкчәләр кармавычларында хәрәкәтчән керфекчекләр белән су агымы тудырып тукланалар һәм сулыкларны чистартып, типик фильтрлар булып торалар. Әгәр сез табигатьтә мүкчәләр колониясен очратсагыз, аны борчымагыз, бәлки тыныч кына күзәтегез һәм бу гаҗәеп җан ияләре турында әйләнә-тирәдәгеләргә сөйләгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International