Киңәшмәләр үткәрү турында

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә, 2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстан республикасы территориясендә кышкы маршрут учетын үткәрү башлана. Аның нәтиҗәсендә пошиларны, коралайларны, бурсыкларны һәм селәүсәннәрне 01.08.2014-31.07.2015 елга кадәр тоту лимиты куелачак. Учетны әйбәт һәм тулы үткәрү максаты белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе районнарга чыгып, бу сорау буенча 4 кинәшмә үткәрде.

Шулай ук киңәшмәләрдә дуңгызларда африка чумасы авыруы артыннан мониторинг алып бару, шашыну авыруларының профилактикасы һәм көрәш алып бару һәм башка сорауларны да күтәрделәр. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бөтен аучыларның да хәтеренә төшереп китә: Ау кагыйдәләренең 52.4. пункты белән тәңгәл килеп, 1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр кабан дуңгызларын киртә куеп тоту, куып тоту һәм ау этләрен кулланып тоту тыела. ( Яраланган кабаннарны гына тотарга рөхсәт ителә)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International