Татарстан Республикасына Идарә белән 32 себер коралае һәм 27 алтай маралы китерелде.

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты булышуы аркасында 2013 елның кыш башында республикага 32 себер коралае һәм 27 алтай маралы китерелде. Себер коралаеның китерелү максаты – ирексездә үрчетү һәм аучылык җир-суларына чыгару. Шулай иттереп бу хайванның санын кәсеп булдырырлык хәлгә кадәр үрчетү күз алдында тотыла. Алтай маралының китерелү максаты – республиканың хайваннар дөньясын баету. Монда элек торган болан кар катламының биеклегенә бәйле иде. Марал боланнарның зурырак вәкиле булганга күрә (авырлыгы 200 килограмга кадәр) яшәүгә сәләтлерәк. Шулай ук ул, аучылык байлыгы буларак югары бәягә ия булган, кыйммәтле хайваннарның берсе. Иң мөһиме, хайваннарның ике төре дә кабаннардан аермалы буларак, дуңгызларның африка чумасы авыруының таратучысы була алмыйлар һәм шуңа күрә ауда кабан дуңгызын алмаштыра алалар. Биологик белешмә: Коралай. Таралуы. Көньяк Себердә, Ерак Көнчыгышта, Урта Азия тауларында, Монголиядә, Төньяк һәм Көнчыгыш Кытайда таралганнар. Идел елгасы төрнең көнбатышка таралуына чик булып тора. Кыскача тасвирламасы. Кечкенә буйдагы болан, ләкин европа коралайларыннан зурырак: ата боланнарның гәүдә авырлыгы 60 килога кадәр, ана боланнарның – 52 килограмга кадәр, ата боланнарның гәүдә озынлыгы 123-151 см, биеклеге — 84-100 см, ана боланнарның –119-147 һәм 80-96 см. Кыш көне коралайның төсе күгелҗем соры, ә җәй көне кызгылт сары. Европа коралаеннан төсе , койрыгындагы “ көзге” сенең үсеше күбрәк булуы, гәүдәсе һәм мөгезе зурырак булуы белән аерылып тора; бүтән боланнардан – гәүдәсенең кечкенә булуы һәм мөгезенең күренеше белән аерыла. Төрнең географик үзгәрүчәнлеге бик зур, 5 төрчек аерылып чыга. Кариотипта 70 хромосома, аңа кушып тагын 1-14 өстәмә 5-хромосома бар. Тору урыны. Кышның беренче яртысын урман эчендә, аннары ( күп кар төшкәч) урманны ташлап авыл җирлегенә күчә. Биологик үзенчәлекләре. Чикләнелгән полигам. Җәй көне берәм-берәм генә яшиләр, ә кыш көне 20-30 башка кадәр көтүгә тупланалар. Куышу вакыты июль урталарында – сентябрь урталарында уза, яшьләр май – июнь айларында туа. Буазлык 6 айдан 10 айга кадәр дәвам итә, чөнки эмбрион үсешендә латент баскычы бар. 1-2, кайбер очракларга 4 кадәр бәти туа. Бәтиләрнең күләме 1 килога кадәр, төсе таплы – таплы. Беренче атнада алар бер урында гына ятып торалар, аннары аналары артыннан йөри башлыйлар. Бәтиләр бер айлык вакыттан үлән ашый башлыйлар. Мөгезләре тулысынча 3 елга гына үсеп җитә. Җенси үсешкә икенче елында ирешәләр, ләкин үрчүдә соңарак катнаша башлыйлар. Сезонлы күченүләр ясыйлар. Алтай маралы. Боланның иң зур төрчеге. Гәүдәсенең озынлыгы 250–265 см, биеклеге - 140–155 см, күләме 300 кг артык. Төп таралу урыны Алтай һәм Көнчыгыш Себер. Ул ылыслы урманнарда да, яфраклы урманнарда да очрый. Җәй көне боланнар бөтен урман буйлап таралалар. Күп очракта аларны урманның агачлы җирендә, үлән күп булган җирдә, болыннар янында очратып була. Көз көне - корырак , болан мүге үсә торган җирләрдә йөриләр. Мараллар, зур булмаган, 3-6 баштан торган, көтү булып яшиләр. Көтү ана боланнан һәм аның берничә еллык токымыннан тора. Ата боланнар берәм-берәм йөриләр яки кечкенә төркемнәргә тупланалар. Көз көне, Куышу вакытында, ата боланнар берничә ана болан сайлыйлар. Һәрбер төркемнең үзенең, саклана торган җире була. Төркемдә булмаган боланнар куыла. Кыш көне маралларга кар өстеннән йөрү җайсызлана һәм аларның көтү җирләре берничә тапкырга кими. Җәй көне боланнар бер урында яшәсәләр, кыш көне кар әзрәк булган урыннарны эзләп китәргә мәҗбүр булалар. Тауларда алар түбәнгә, кышлау урыннарына төшәргә мәҗбүр булалар. Андый күченүләр 100 км җитә алалар. Җәй көне марал күбрәк көндез, кич белән һәм төннең яртысында йөри, эссе вакытта ял итә. Болытлы көнне көне буе да йөри ала. Кыш көне тәүлек буе йөрергә тырыша. Каты җил вакытындаяки бураннарда ул чокырларда, калын куаклыкларда кача. Маралларның куышу вакыты көз көне үтә. Ата боланнар ашаудан туктыйлар, күп эчәләр һәм пычракта ауныйлар. Бу чорның башында алар тавыш бирәләр. Аларның үкерүе, уфтануны хәтерләткән, өзек- өзек карлыккан авазлардан башлана һәм торба тавышын хәтерләткән, 3 – 4 км кадәр ишетелә торган, түбән озын мөгрәүгә күчә. Яшәүнең беренче ел яхырында ата боланнарның мөзегләре үсә башлый. Икенче елның көзенә алар үсүдән туктый һәм катып кала. Бу мөгезләрен төшереп җибәргәннән соң 3-4 тармаклы мөгез үсә башлый. Ата боланнарның иң куәтле мөгезләре 6-12 яшьтә була. Мөгезләрен яз башында төшереп калдыралар. Җәй башында – уртасында яңа мөгезләр үсә башлый. Җәй ахырына алар үсеп җитәләр һәм катып калалар. Табигатьтә боланнар уртача 12-14 ел яшиләр, ирексезлектә 25-30 яшькә кадәр дә яшәргә мөмкиннәр. Җәй көне марал күбрәк үлән ашап туена. Кыш көне яфраклы агачларның һәм куакларның ботаклары, ашау җитмәсә ылыслы агачлар белән дә туена. Аның ашавында иң зур әһәмият урманда үсә торган җиләк-җимешкә бирелә. Марал шулай ук гөмбәләрне дә яратып ашый. Кыш көне ризыгына мүкне тә куша ала. Боланнар еш кына минерал тозлар булган җирне ялыйлар, һәм минераллар булган суны эчәләр. Тозда ихтыяҗы булган вакытлары яз һәм җәй башы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International