Тәкъдимнәр кертү турында

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле гражданнар, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар! Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( заказ бирүче) тирә якка йогынты ясауны билгеләү чикләрендә, хайваннар дөньясы объектларын рациональ куллану максаты белән, ТР территориясендә 2014–2015 елларда ау вакытында аучылык байлыкларын алуга материаллар әзерләвен хәбәр итә. Тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне гражданнар, хокукый затлар һәм иҗтимагый оешмалар Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә 420021, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт , ә шулай ук электрон почта ojm@tatar.ru адресы буенча җибәрә алалар. Бу сорау буенча җәмгыяви фикерләшүләр 2014 елның 11 мартында сәгать 11.00, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча үткәреләчәк. Бөтен кирәкле мәгълүмат белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International