Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә утырыш үткәрү турында.

2014 елның 11 гыйнвары, шимбә
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мəглүмəт белдерә, 2014 елның 10 гыйнварында Идарәдә ТР аучылык җир- суларын куллануга килешү төзү өчен аукцион үткәрү комиссиясе утырышы узды. Утырышта ТР Бөгелмә муниципаль районының аучылык җир-суларын куллануга килешү төзү өчен гариза бирүчеләрне аукционда катнашу хокукын алу соравы каралды. Комиссия карары буенча аукционда катнашуга түбәндәге оешмалар кертелде: ООО «Юкя» ООО «Дрофа» И.п. Баешев Ф.Ш. ООО «Медведевское племенное хозяйство» аукционда катнашуга кертелмәде, чөнки бирелгән гаризалары куелган таләпләргә туры килмәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International