Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе республика халкын бу салкын көннәрдә кошларны ашатырга өнди.

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе республика халкын бу салкын көннәрдә кошларны ашатырга өнди. Бу эшчәнлек, безнең якларда кышларга калган һәм шуңа күрә суыктан һәм ачтан күпләп һәлак була торган, песнәкләрнең күбесенә (зур песнәк, бүрекле песнәк, озын койрыклы песнәк, зәңгәр песнәк, мыеклы песнәк, гаичка.), үрмәкошларга, купшылларга,сары чылпыкларга һәм бүтән вак чыпчыклар гаиләсендәге кошларга исән калырга булышачак. Әгәр дә теге яки бу кошның нинди җим яратканын белсәгез, аларны җим салып үзегезнең бакчагызга, балконыгызга, ишек алдыгызга ияләштерергә була. Төрле кошларга менә шундый өстəмə тукландыру тəкъдим ителә: 1. Көнбагыш һәм дуңгыз маеннан ясалган кышкы “бөккәннәр” чыпчыкларны, песнәкләрне, яшел чыпчыкларны җәлеп итә 2. дуңгыз маен һәм эч маен песнәкләр, миләш чыпчыклары,тукраннар бик яраталар. 3. Җиргә салынган җиләк-җимешкә үз игътибарын милəш чыпчыгы, таң чыпчыгы, песнәк, сыерчык юнәлтәчәкләр. 4. Бөтен җир чикләве – песнәкләрнең, яшел чыпчыкларның, чыпчыкларның, үрмәкошларның, зур чуар тукраннарның, сары чылпыкларның, ә вакланганы - тың чыпчыкларының, кычыткан чыпчыкларының яраткан ризыгы. 5. Таң чыпчыклары, завирушкалар, милəш чыпчыклары сыр ярата 6. Бәрәңге бик күп кошларга ошый, әгәр дә җай килеп чыкса, аның белән кыргый үрдәкләрне, казларны, аккошларны, фазаннарны да ияләштереп була. Ризыкны җимлеккә тарату җайлырак. Алай эшләгәч андагы җимне песиләр, күгәрченнәр һәм каргалар ала алмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International