Кыргый табигатькә игелекле йөрәк белән

2014 елның 7 феврале, җомга
Иҗтимагый рәвештәге хайваннар клиникасы. Биек тау районының Ямәширмә авылындагы Гәбдельәхмәт Котдусовның эшчәнлеген шулай диеп билгеләргә була. Ул беркайчан да яраланган яисә көчсезләнгән кош яныннан үтеп китми. Гәбдельәхмәтнең “кечкенә дусларыбызга” киң күңелле булуы турында хәбәр еракка таралган. Хәзер аның табиб шөгылендә ташбака, ябалак шикелле уникаль экземплярлар да бар. Ә бер тапкыр ул 6 аккошны бергә дәвалады! Табигатькә булган мәхәббәт, аның ихтыяҗын да билгеләде. Хәзер аның хуҗалыгында егермеләп төр кош бар. Аларның саны ике йөзгә якынлашты инде, дип хәбәр итә «Республика Татарстан» газеты. Үзебездән әйтәсе килә, дөньяда Гәбдельәхмәт Котдусов шикелле кешеләр күбрәк булса, табигать белән тынычлыкта һәм татулыкта торыр идек без.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International