Казанда XXXII Бөтен Рәсәй массакүләм чаңгы узышы " Рәсәйнең чаңгы эзе 2014” узды.

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе
2014 елның 9 февралендә Казанда XXXII Бөтен Рәсәй массакүләм чаңгы узышы "Рәсәйнең чаңгы эзе 2014” узды. Чабышлар шәһәрнең төрле мәйданчыкларында уздылар. Төп старт Залесный поселогының “Солнечный” лагерендә үткәрелде. Тантаналы рәвештә Казанда " Рәсәйнең чаңгы эзе 2014” Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Бурганов ачып җибәрде.

Ул бөтен кешегә яхшы кәеф һәм яхшы чаңгы эзе теләде: “ Сезнең бөтенегезгә дә күңел күтәренкелеге телим!” . Шулай ук катнашучыларны Киров һәм Мәскәү районнарының башлыгы Дамир Фәттахов һәм физкультура һәм спорт Комитетының рәисе Ильгиз Фәхриев каршы алдылар. Чаңгы куышуы чикләрендә берничә старт оештырылды: “спортсменнар” чабышы, гаилә чабышы, Казан хылкының массакүләм чабышы, ВУЗ һәм СУЗ студентларының чабышы.

Шулай ук стартлар Идел буе районының Дубравный урамында һәм Совет районының Дербышки поселогында уздырылды. Казанда " Рәсәйнең чаңгы эзе 2014” барлыгы 20 меңнән артык кеше катнашты. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре дә бу чаңгы ярышында актив катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International