Искәрмәләр һәм тәкъдимнәр кертү турында.

2014 елның 14 феврале, җомга
Хөрмәтле гражданнар, җәмгыяви берләшмәләр һәм башка оешмалар! Тирә-якка йогынты ясауны билгеләү чикләрендә, хайваннар дөньясы объектларын рациональ куллану максаты белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе түбәндәге мәгълүматны белдерә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән ( заказ бирүче), 2014-2015 елларда, Татарстан Республикасында тота торган аучылык байлыкларының нигезләнгән рәвештә санын киметү өчен, материаллар әзерләү бара. Тәкъдимнәрегезне һәм искәрмәләрегезне язмача, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе адресына, ә шулай ук электрон адреска җибәрә аласыз: 420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, ojm@tatar.ru. Бу сорау буенча җәмгыяви фикерләшү 2014 елның 11 мартында сәгать 11.00 Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча үткәреләчәк. Материаллар белән Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында таныша аласыз. http://ojm.tatar.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International