2014 елның 28 февралендә Татарстан Республикасында аучылык байлыкларының кышкы маршрутын исәпкә алу тәмамлана.

2014 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе
2014 елның 28 февралендә Татарстан Республикасында аучылык байлыкларының кышкы маршрутын исәпкә алу тәмамлана. Исәпкә алу эшләрен башлау алдыннан республика териториясенең схемасы әзерләп куелды. 2014 елда исәпкә алу тикшерелә торган 26 территориядә үткәрелә. Исәпкә алуны үткәрү өчен 1177 маршрут үтәргә кирәк. Аның гомуми озынлыгы - 11717 километр.
Маршрутны 2 тапкыр үтәргә кирәк: 1 көнне бөтен эзләрне бетерергә, ә икенче көнне махсус исемлектә, хайваннар белән тәүлек эчендә калдырылган эзләрне билгеләргә кирәк. Исәпкә алу эшләрен үткәрү өчен аучыларны эшкә куштылар. Алар, беркетелгән территорияләрдә, исәпләүне үз көчләре белән үткәрәләр. Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында исәпкә алуны Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең район хезмәткәрләре, ә шулай ук иҗтимагый инспекторлар, тәҗрибәле аучылар үткәрә.
Маршрутны исәпкә алудан башка, өстәмә тукландыру мәйданчыкларында кабаннарны һәм коралайларны исәпкә алу эше алып барыла. Исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, республикада киләчәк ау чорына пошиларны, коралайларны һәм селәүсәннәрне тоту лимитлары һәм квоталары билгеләнәчәк. Ә шулай ук теге яки бу төр аучылык байлыкларын тотарга ярамаган территорияләр билгеләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International