Рөхсәтсез аулау турында

2014 елның 21 феврале, җомга
ООО «Свиногорье» аучылык хуҗалыгы территориясендә гражанин С. транспорт чараларын кулланып канунга каршы ауга чыкты. Бу очрак Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләренең аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре белән бергә эшләү нәтиҗәсендә беленде. Рәсәй Федерациясенең Җинаятьләр кодексының 258 мәддәсендә каралган хокуксыз ау нәтиҗәсендә 2 соры куян тотылды
Табигатькә китерелгән зыян 3 мең сумга басты. 2014 елның 30 гыйнварында С. гражданинына Алабуга шәһәр хөкеме карары белән 100 000 сум штраф салынды, ВАЗ-212140 машинасы һәм ТОЗ-66 12- калибрлы ау мылтыгы тартып алынды. 2013 елда җинаять буенча җаваплылыкка 6 кеше тарттырылды. 2014 елда инде җинаять буенча җаваплылыкка 6 очрак булды, табигатькә китерелгән зыян миллион сумга якын. РФ Җинаятьләр кодексының 258 мәддәсе буенча җинаятьләрне ачу ел саен үсә бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International