Казанда “Хəвефсезлек һәм элемтә” исемендәге форум уза.

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда “Казан ярминкәсе” күргəзмə үзәгендә XIX “Хəвефсезлек һәм элемтә” исемендәге форум уза. Ул, Татарстан Республикасында хəвефсез торуның төрле өлкәләрендә, эшкәртмәләрне һәм җиһазларны кертү буенча өметле эш мәйданчыгы булып тора. Форум эшчәнлеге 1 мартка кадәр дәвам итә, анда 24 ил вәкиле катнаша. Үткәрелә торган чара чикләрендә “Тормышта хәвефсезлекнең заманча мəсьəлəләре: хәзерге һәм киләчәчк” исемендәге III халыкара фәнни-гамәли конференция һәм “Хәвефсезлек”, “Элемтә”, “Хезмәтне саклау һәм анда хәвефсезлек булдыру” исемендәге өч махсус күргәзмә үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International