Спартакиада уздыру турында

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе
2014 елның 13 февралендә расланган № 275-р “ Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен Спартакиада уздыру турында” Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы белән тәңгәл килеп 2014 елда татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында Спартакиада уздырылачак. 2014 елның 1 мартында “Маяк” спорт комплексы нигезендә ( Яшел Үзән шәһәре, Рогачев урамы, 34 б йорт) чаңгы узышуы буенча ярышлар оештырылачак. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре бу ярышларда актив катнашырга булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International