“ Татарстан Республикасы территориясендә 01.08. 2014- 01.08.2015 чорында аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында”гы боерык проектын җибәрде

2014 елның 25 марты, сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе мәгълүмат бирә: 2014 елның 25 мартында Идарә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Татарстан Республикасы Президентының “ Татарстан Республикасы территориясендә 01.08. 2014- 01.08.2015 чорында аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында”гы боерык проектын җибәрде. Экспертизага тапшырылган әсбаплар, аучыларның гаризаларыннан чыгып әзерләнгән һәм Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2010.30.04. № 138 боерыгы белән расланган, аучылык байлыкларын табуга рөхсәт ителгән нормативлар нигезендә саналган. Табу квоталарын һәм лимитларын санау нигезенә 2014 елда пошиларның, коралайларның, селәүсәннәрнең һәм 2013 елда бурсыкларның санын теркәү әсбаплары ятты. Боерык проекты белән “ Экологик тикшерү” бүлегендә танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International