Хөрмәтле аучылар, 2014 елның язгы ау чорына аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр бирә башлау турында исегезгә төшереп китәбез.

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 2014 елның 2 апреленнән Казан шәһәре , К.Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, 2014 елның язгы ау чорына аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр бирә башлау турында хәбәр итә.

Рөхсәтнамәләр бирү тәртибе: 10.00 - 17.00 җөмга: 10.00 - 16.00 көндезге аш 13.00 - 14.00

Рөхсәтнамә алу өчен ,үзегез белән аучылык билеты һәм шәһесегезне раслый торган документ булырга тиеш. Татарстан Республикасының аучылык җир-сулары Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Бавлы, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Шешмә, Норлат, Балык Бистәсе,Сарман, Спасс, Тәтеш , Черемшән, Чистай муниципаль районнары территорияләрендә урнашкан. Шулай ук, рөхсәтнамәләр республиканың муниципаль районнарында Идарәнең район ( районара) белгечләре белән биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International