Республикада янгынга каршы аерым торыш кертелә.

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы белән килешеп, Татарстан Республикасы территориясендә 2014 елның 20 апреленнән алып 15майга кадәр янгынга каршы аерым торыш кертелә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе аучыларны, янгын куркынычы янаган вакытта, урманда ут белән бик җыйнак булырга, тәмәкеләрне һәм шырпыларны ташламаска, учаклар якмаска, бер очракта да кипкән үләннәрне яндырмаска өнди.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International