Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы аучыларны язгы ау чорының башлануы белән котлады.

2014 елның 18 апреле, җомга
2014 елның 19 апреленнән 28 апреленә кадәр Татарстан Республикасының Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Бавлы, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Чүпрәле, Мөслим, Мамадыш, Яңа Шешмә, Норлат, Балык Бистәсе, Сарман, Спасс, Тәтеш, Черемшән һәм Чистай муниципаль районнарының аучылык җир-суларында, ә шулай ук бөтен аучылык хуҗалыкларында кыргый кошларга ау башлана. Бу көнне меңләгән аучылар, вакытларын яраткан шөгыль артында үткәрер өчен һәм ау чорының ачылуын билгеләп үтәр өчен, ауга чыгачаклар. Бәйрәм алдыннан Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов аучыларга мөрәҗәгать итте: Хөрмәтле аучылар! Бөтенегезне дә яңа язгы ау чорының ачылышы белән котлыйм. Уңышлы ау һәм туры атулар телим! Аучыларга мөрәҗәгать ииткәндә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы иминлек кагыйдәләрен тотуның кирәклеген, аулаганда сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген әйтеп китте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International