Татарстан Республикасында 26 апрель – урман утырту көне.

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасының бөтен муниципаль районнарында урман фондында агачлар утырту, республиканың шәһәрләрендә һәм бүтән халык яши торган пунктларында – яңа паркларда, скверларда яшь каен, нарат һәм чыршы агачлары утыртылачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014.26.03. № 558-р боерыкнамәсе нигезендә, бу чараны оештыручы булып, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы билгеләнә. Чыгышта катнашырга теләгән Казан хылкы өчен Дербышки поселогындагы каенлык, Кадышево поселогы янында бүлемтекләр (җыелу урыны АЗС «Форт-Римэкс»), Б.Матюшино поселогының урман фондында ( җыелу урыны Казань-Б.Матюшино-П.Ковали-п.Мирный юл чаты). Чыгыш сәгать 10.00 башлана. Республикабызны яшелләндерергә һәм агачлар утыртырга теләгән бөтен кешене 26 апрель көнне көтәбез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International