Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры тәмамлана

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белдерү ясый: бүген , 2014 елның 28 апрель көнендә Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамәләр алган бөтен аучыларга, урнаштырылган тәртип буенча, рөхсәтнамәнең вакыты чыкканнан соң 20 көн эчендә “ Табылган  аучылык байлыклары һәм аларның саны” исемле таблицаны тутырырга һәм мәгълүматны рөхсәтнамә алган җирегезгә җибәрергә кирәклеген исегезгә төшереп китәбез. Мәгълүматны тапшырмаган очракта, канун белән административ йогынты ясау чаралары каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International