Россия Федерациясенең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2010.6.09.№ 345 “Дәүләт аучылык реестрының катнашмасы һәм аны алып бару, анда булган документлаштырылган мәгълүматны җыеп бару һәм саклау һәм кызыксынган затларга бирү турында Кагыйдәләрне раслау турында”гы боерык нигезендә, Сезгә аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару турындагы документлаштырылган мәгълүматны билгеләнгән формада 1 майга кадәр тапшырырга кирәклеген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәтерегезгә төшереп китә.
Шулай ук, билгеләнгән тәртип буенча, бирелгән документларның һәм файлларның санын, исемнәрен, күләмен, актуальләштерү вакытын күрсәтеп,мәгълүмат электрон һәм кәгазь иядә, бергә теркәлгән хаты һәм кушып салынган әйбернең исемлеге белән:
электрон иядә - CD яки DVD дискта, тулы реквизитлар белән тапшырылырга тиеш
Игътибар: мәгълүмат, өстә күрсәтелгәннән, бүтән рәвештә тапшырылса (электрон почта аша, факсимиль элемтә аша һ.б.)документлар каралмаячак.
Отчет бирү 2 көннән тәмамлана.