Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе карамагындагы, балык тоту урыннарының чикләрен билгеләү буенча Комиссия утырышы үткәрелде.

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 2014 елның 6 май көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе карамагындагы, Идарәнең 13.02.2014 № 21-од боерыгы белән оештырылган, балык тоту урыннарының чикләрен билгеләү буенча,Комиссия утырышы үткәрелү турында мәгълүмат бирә.

Утырышта Татарстан Республикасында сәнәгый балык тотуны булдыру өчен  балык тоту урыннарының чикләрен билгеләү соравы каралды.

Балык  тоту урыннары Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының   2013.22.03. № 143 “Балык  тоту урыннарының чикләрен билгеләү Тәртибен раслау турында”гы боерыгы нигезендә булдырылалар.

Тәкъдим ителгән балык тоту урыннарының чикләре проекты күпчелек тавыш белән яраштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International