« Уылдык чәчү- 2014» операциясе

2014 елның 7 мае, чәршәмбе
Татарстан Республикасында 2014 елның 25 апреленнән алып 10 июненә кадәр  « Уылдык чәчү- 2014» исемендәге  комплекслы өлгер-профилактик операция алып барыла.  Бу чараларны үткәрү биологик су ресурсларын саклауга һәм рациональ куллануга,  күл -елга балыгын тотуга рөхсәтнамәләре булган, хокукый затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлеген тикшерүгә, ә шулай ук язгы- җәйге чорда браконьерлыкка юл куймауга юнәлтелгән. 5 апрельдән бирле Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре ГБУ ЦВИТОС белән бергә 106 рейд уздырдылар,  бирелгән вәкаләт чикләрендә җаваплылыкка 4 зат тарттырылды (КоАП РФ 8.33 маддә “Хайваннар дөньясы объектларының яшәү тирәлекләрен бозу өчен”), 256 хокуксыз  тоту кораллары ( ятьмәләр) тартып алынды, гомуми озынлыгы 13030м, полиция хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә РФ ҖК 256 мәдда 1 бүлек буенча  2 җинаять эше ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International