1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының 69-еллыгын бәйрәм итү чикләрендә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе җитәкчеләре, элек хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә эшләгән сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котладылар.
Бу көнне Җиңү өчен рәхмәт сүзләре Морозов Григорий Ивановичка, Шульгин Николай Александровичка, Клюкин Александр Тарасовичка, Сидоркин Владимир Васильевичка әйтелде.
Идарә җитәкчесенең урынбасары Батков Федор Сергеевич ветераннарны җылы сүзләр белән котлады, саулык- сәламәтлек, озын гомер теләде, рәхмәт сүзләре әйтте, бүләкләр тапшырды.
Җиңү өчен сезнең алдыгызда түбән баш иябез һәм рәхмәт әйтәбез! Җиңү көне белән!