Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Идарә исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!
9 май –ул бөтенебез өчен дә зур бәйрәм. Без Җиңү өчен, материаль үлчәнешкә ия булмаган, күтәргесез зур бәя түләдек. Үзләренең ирләрен һәм улларын югалткан аналарның һәм хатыннарның кайгысын , бетерү сәясәте куркынычын, басып алуларны, чолганышта калып ач торуны, бөек мәдәни кыйммәтле әйберләрне югалтуны бернәрсә белән дә үлчәп булмый.
Бүген без яңадан бөтен кыю гаскәриләргә, арымый эшләгән бөтен тыл эшчеләренә түбән баш баш иябез һәм саф күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.
Сез җиңдегез, һәм безгә бәясез бүләк ясадыгыз – яшәү, ярату, балалар үстерү, оныкларның беренче адымнарына шатлану, ирекле һәм бәхетле булу мөмкинлеге.
Җиңү көне – иң кайгылы һәм иң гүзәл бәйрәм. Без, яшь буын, кан һәм тир белән җиңүгә казанган кешеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.
Бу онытылмаслык көндә тагын бер тапкыр Сезгә зур рәхмәтләрне һәм түбән баш июләрне белдерәсе килә. Сезнең күрсәткән хезмәтегез, бу җирдә торучы бөтен кешеләрнең хәтерендә калачак.
Сезне Бөек Җиңү Көне белән котлыйм, һәм бер минутка да аталарыгызның һәм бабаларыгызның бөек рухлары турында онытмавыгызны телим. Без чын күңелдән Сезгә саулык-сәламәтлек телибез!