Татарстан Республикасының Яңа Шешмә муниципаль районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69-еллыгын үткәрүгә багышланган тантаналы чаралар.

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69-еллыгын үткәрү чикләрендә ветераннарга һәм Яңа Шешмә районының халкына багышланган тантаналы митинг барышында, сәләмләү һәм котлау сүзләре белән Яңа Шешмә район башлыгы  Козлов Вячеслав Михайлович, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы Иванов Дмитрий Алексеевич, Ветераннар киңәше рәисе Скоков Александр Алексеевич чыгыш ясадылар.

Бәйрәм  сәхнәләштерелгән прологтан башланды. Аның барышында Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары күрсәтелде.

Мәдәният йорты коллективы һәм иҗтимагый сораулар буенча башкарма комитетның башлыгы урынбасары Семеняк Валентины Николаевна  җитәкчелегендә балалар сәнгать мәктәбе белән әзерләнгән митинг программасы ватанпәрвәрлек, геройлык һәм  совет халкының җиңелмәслек булуы хисләрен белдерде. Митингны әзерләргәндә Яңа Шешмәнең гимназия, урта мәктәп укучылары һәм укытучылары да катнаштылар.

Яңа Шешмәдән 10 меңнән артык кеше фронтка китте, алардан 2956 кеше кире кайтты,  хәрби хезмәтләре өчен 125 кеше Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде,61 кеше – 2 һәм 3 дәрәҗәдәге орденнар алды.

Каһарман – шәһәр  Севастопольның фашистлардан азат ителгән көненнән 70 ел узды. Кара диңгез ныгытмасын азат итүдә катнашкан якташларыбыз белән без бик горурланабыз.

Митингка азат итүчеләрнең якын туганнары килделәр:

 Лукоянов Анатолий (үлгән  Лукоянов Ивана Михайловичның улы)
 Николаева Елена Ивановна (үлгән Лукоянов Иван Михайловичның оныгы)
 Зубатов Владимир Александрович (үлгән Григорий Ильич Зубатовның оныгы).

Тантаналы митингның ахырында ветераннар, кунаклар һәм Яңа Шешмә халкы өчен милли аш-су әзерләнде. Бөтен кешене ботка һәм чәй белән сыйладылар.

Сәгать 21.00 районның Мәдәният йорты алдында  бәйрәм концерты узды, аннан соң тантаналы салют бирелде. Җиңү Көнен бәйрәм итү чикләрендә азык-төлек җыелмалары бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International