Идел елгасында уылдык чәчү урыннарын ясау һәм ярларын чистарту буенча чаралар үткәрү.

2014 елның 14 мае, чәршәмбе
2014.14.05. Спасс районында Идел елгасында уылдык чәчү урыннарын ясау һәм ярларын чистарту буенча чаралар үткәрелде. Чараларны Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең район ( районара) бүлек башлыгы Коптелов А.А., ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге” хезмәткәре Корчагин А.Н. һәм Спасс районы ихтиологлары уздырдылар. Шулай ук бу чарада коррекция мәктәбенең укучылары да катнашты. Яр территориясен җыештырган вакытта, алар ятьмәләрдә буталган керпене азат итәргә булыштылар. Азат ителгән керпе, җибәргәннән соң урманга кереп качты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International