Хезмәткәрләр өчен өйрәнү эвакуациясе үткәрү турында.

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында ФКО Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш Идарәсенең кризислы ситуацияләрдә Идарә итү Үзәге инженерыА.Х. Вазагиев белән хезмәткәрләр өчен өйрәнү эвакуациясе үткәрелде.Бирелгән вакыт эчендә бөтен хезмәткәрләр (20 кешегә якын) бинадан эвакуацияләнделәр. Безнең хәзерге заманда, гомеребез өчен хәвефле очракка эләгү мөмкинлеге бик зур, шуңа күрә профилактик чаралар үткәрү бик кирәкле эш. Өйрәнү эвакуациясе хезмәткәрләрнең, бәләне кисәтү өчен кирәкле, тиз һәм анык карар кабул итәргә һәм аны үтәргә булыша торган, тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру өчен үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International