Татарстан Республикасы урманнарында - гадәттән тыш янгын куркынычы.

2014 елның 23 мае, җомга
Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә, максималь 29-31 градус температуралы, аномаль эссе һава торышы урнашты. Мондый һава торышы республикада 27 майга кадәр торачак. 2014 елның 23 маеннан №959-р Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының боерыгы белән республиканың урманнарында янгынга каршы аерым режим кертелде. Шуның белән бәйле рәвештә гражданнарга һәм машиналарга урманга керү чикләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International