Татарстан Республикасы Президентының 06.06.2014 елдагы №387 Боерыгы белән 2014 елның 6 июненнән алып һәм аерым боерык булганчыга кадәр республика территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелде. Бу режимны, Татарстан Республикасы территориясендә аномаль эссе һава торышы һәм бишенче сыйныф янгын куркынычы аркасында, гражданнарның гомеренә һәм саулыгына куркыныч янамасын өчен, тирә-якка зяын һәм зур материаль югалтулар булдырмау максаты белән кертелә. Аннан башка, янгынга каршы аерым режим, хәвефле табигый күренеше ( “коры җил”) нәтиҗәсендә, азык-төлек иминлегенә куркынычын булдырмау максаты белән кертелде.Татарстан Республикасы Президентының Боерыгы беренче чиратта идарә итүче әгъзаларга һәм Татарстан Республикасында гадәттән тыш очракларны бетерү һәм кисәтү көчләренең территориаль подсистемасына кагыла.