Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең 10 хезмәткәре һәм ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”нең 1 хезмәткәре Киров шәһәренең Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендәге профессиональ белем алу һәм һөнәрчелекне күтәрү Үзәгендә профессиональ белем алдылар. 2014 елның 26 июнендә курсларны бетерүчеләргә “ Биолог” квалификациясе, “ Аучылыкны алып бару” белгечлеге буенча тантаналы рәвештә диплом тапшырдылар.