Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, гамәлдәге канунчылык белән яраштырып, Татарстан Республикасының урманнарында лимитлаштырылган тояклы хайваннар төрен тотуга рөхсәтнамәләрне бүлү, тоту лимитларын раслаганнан соң, җирәбә салу аркылы үтәчәге турында хәбәр итә.
Җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар бирү вакыты турында мәгълүмат безнең сайтта урнаштырылачак. Белдерүләрне игътибар белән карагыз.