Көч җыйган яшь терлекләрне кайбер рәт биотехник чаралар үткәреп, аучылык җир-суларына чыгару, аларның кыргыйлануына китерә һәм ау чорына кыргый кошларның саны, аучыларның таләпләрен канәгатьләндерерлек югары була. Аннан башка, ( ирексезлектә үрчетелгән) үрдәкләрне чыгару, антропоген ландшафтта тору шартларына җайлашкан,синантроп популяция кошларны барлыкка китерергә булыша.
Үрдәкләрне чыгару, кыргый үрдәкләрне сулыкларга тарта, аларның саны ау чоры ачылуга 2-3 тапкырга арта. Ирексезлектә үстерелгән үрдәкләрне ату нәтиҗәсендә, кыргый су йөзүче көшларның саны сакланып кала.
Өстә әйтелгәннәрне күз алдында тотып, ААҖ «Вятка Яры» кыр үрдәген ирексездә үрчетү һәм аны табигатькә чыгару буенча регион өчен инновацион программаны тормышка ашыра. Беренче эш елына 500 үрдәк( хәзерге моментка 250 кыр үрдәге матур Вятка ярларында урнаштылар) чыгарылачак. Билгеләп китәсе килә, хуҗалык, кыр үрдәгенең саны ким булганга күрә, үрдәк аулаучыларны югалткан иде. Мәсәлән 2013 елның чорында монда барлыгы 40 баш табылды. Хуҗалыкта ату өчен бөтен рәт( кыргавыл, кабан дуңгызы, бүдәнә, көртлек) аучылык байлыкларын үрчеткәнгә күрә, монда киләчәк ау чорында килергә булган аучыларга көнләшеп кенә карарга була.