Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр бирү Тәртибе Россиянең Табигать министрлыгының 2010 елның 23 апреленнән  № 121 “Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр бирү тәртибен һәм  аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең бланк формасын раслау турында” боерыгы белән раслануын, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшереп китә. Өстә күрсәтелгән Тәртип белән тәңгәл килеп, рөхсәтнамә алу өчен шәхси зат ( аннары – гариза бирүче) гаризаны үзе китереп бирә яки почта аша җибәрә.

Гаризада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә:

-исем, фамилия,атасының исеме;

-гариза бирүченең затын раслый торган, төп документның мәгълүматы;

-тормышка ашырырга чамалаган ау төре;

-тота торган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат;

-чамалаган ау вакыты;

-ау урыннары;

-аучылык билетының бирү вакыты һәм аның сериясе белән номеры.

Рөхсәтнамәне  бирү, гариза бирүче белән күрсәтелгән аучылык билеты, шәхесен раслый торган төп документ, һәм хайваннар дөньясы объектлары белән куллану өчен түләүне раслый торган документ нигезендә тормышка ашырыла.

Аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын тоту өчен, җәйге-көзге ау чорына рөхсәтнамәләрне бирә башлау турында, өстәмә Идарә сайтында  хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International