Аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре бердәм эшләгәнгә күрә, 2010-2014 еллар чорында аучылык байлыкларының санында актив үрчем күзәтелә: кабан дуңгызы 31дән 108 башка кадәр, соры куян 400дән 600 башка кадәр, кыр тавыгы 400 дән 1400 башка кадәр. Хуҗалыкта, 2009 елда булмаган, көртлек һәм кыр кәҗәсе дә барлыкка килде.
Бу нәтиҗәләргә, саклау һәм биотехник чаралар үткәрүгә хуҗалык администрациясе игътибар белән караганга күрә ирештеләр. Хәзерге вакытта хуҗалыкта пошилар өчен 16 һәм куяннар өчен 100 дән артык тозлы туфрак җиһазланды, кабаннар өчен 7 кушлы җимлек куелды, терлек азыгы басулары булдырылды, шулай ук кошлар өчен чуер ташлыклар һәм очып йөрү мәйданнары ясалды, кыр тавыклары өчен 400 гә якын җимлек куелды, кыр кәҗәләренә дә җимлекләр җиһазландырылды.
Билгеләп китәргә кирәк, аучылык байлыыкларын табуның лимитлары максималь мөмкин дәрәҗәдә ябыла: поши – 100%, кабан – 90%.
Бу төр хайваннарның санын гел югары тоту өчен аучылык хуҗалыгы штатында 4 урман караучы һәм 1 аучылык белгече бар. Алар биотехник чаралар үткәрәләр, аучылык байлыкларының санын барлыйлар, ә шулай ук саклау чаралары уздыралар.
“Актаныш районының аучылар һәм балыкчылар” оешмасы хуҗалыгында 4 ел эчендә кирәкле техник-материаль база булдырылды: югары үтәрлелек машиналар, тракторлар, кар машиналары, моторлы көймәләр, чаналар алынды, аучылар өчен нигезләр җиһазланды.
2013 елда Актаныш аучылык хуҗалыгының хуҗалык эчендәге төзелеше тикшерелде. Ул киләсе 10 елга хуҗалыкның үсеш перспективасын ачыкларга булышты.
Соңгы еллар эчендә “аучы туристлар” саны күбәйде. Алар якындагы ( Башкортостан һәм Удмурт) регионнардан гына түгел , ә чит илләрдән дә, шул санда Америка Кушма Штатларыннан да актив килә башладылар. Традицион рәвештә, хайваннар дөньясы объетларына кызыксыну, Татарстан республикасының аучыларында иң зур.
Ел саен Актаныш аучылык хуҗалыгында 1500 аучы була, алардан: су кыргый кошларын аулаучылар – 1000-1100 кеше, куяннарны аулаучылар – 80-100 кеше, тояклыларны коллектив аулаучылар – 350 кеше. Аучылык хуҗалыгында соңгы 4 ел эчендә 5000 артык аучы булды.