Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, хәзерге вакытта Идарә белән, урманнарда аулый торган шәхси затларга, тояклы кыргый хайваннарны табуга рөхсәтнамәләр бүлеп бирү өчен әзерлек алып барылуы турында, хәбәр итә.

Рөхсәтнамәләрне бүлү җирәбә салу юлы белән үткәреләчәк. Җирәбә салуның тәртибе Татарстан Республикасының Экологик кодексы белән билгеләнде.

Үткәреләчәк җирәбә халык өчен ачык булсын өчен, Идарә бөтен  аучыларга җирәбә салуның процедурасы буенча булган тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен Rinat.Chispyakov@tatar.ru электрон адреска яки почта аша җибәрергә мөрәҗәгать итә.

Җирәбә салуның үткәрелү вакыты һәм гаризалар бирү вакыты өстәмә хәбәр ителәчәк. Идарә сайтындагы хәбәрләрне игътибар белән карап барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International