Хөрмәтле аучылар!

2014 елның 25 июле, җомга

2014 елның 20 август көнендә, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табу хокукын алуга җирәбә салу белән бәйле рәвештә,сайтның  Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә кыргый тояклы хайваннарны табу квоталары һәм нормалары, җирәбә салуны үткәрә торган Комиссия составы, җирәбәдә катнашу өчен гариза формасы, ә шулай ук җирәбә салуның һәм гариза бирүнең вакыты турында боерык.

Аучы, һәрбер төр аучылык байлыгына, үзе сайлаган 1муниципаль районга, 1 гариза гына бирә алуы турында исегезгә төшереп китәбез.

Тулы мәгълүмат (исем, фамилия, атасының исеме тулаем язылмаса, федераль аучылык билетның мәгълүматлары тулы булмаса яки федераль аучылык билеты язылмаса, тору урынының тулы адресы, элемтә өчен телефоны булмаса, аучылык байлыгының төре, аучылык җир-суларының районы күрсәтелмәсә) чагылмаган гариза бирү очрагында, алар уйнатуга кертелмиләр. Гариза бланкларын  игътибар белән һәм аңлаешлы итеп тутырыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International