Байбакны гадәттә оясы янында көтеп аулыйлар. Ләкин байбакны браконьерлык чаралары ярдәмендә ауларга да теләүчеләр бар. Мәсәлән, Бөгелмә аучылык хуҗалыгы территориясендә Карабаш бистәсенең яшәүчесе корыч арканнан элмәкләр ясады һәм аларны байбакларның оялары янына куеп чыкты. Аучылык инспекторларының сизгерлеге генә эшне ахырына кадәр эшләп җиткерергә бирмәде. Ул кеше браконьерлык ау җирендә тоткарланды һәм аңа административ беркетмә төзелде.