Аучылар игътибарына!

2014 елның 1 августы, җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 20 август көнендә сәгать 14.00, Казан шәһәре, К. Тинчурин -29 адресы буенча, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аулый торган, физик затлар арасында,  кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү, очраклы сайлау (җирәбә салу) ярдәмендә булачак.

Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны бирү вакыты 12.08.2014 елның сәгать 17.00 кадәр урнаштырылды. Җирәбәдә катнашу өчен бөтен аучылар да, Татарстан Республикасының Экологик кодексының 2009.15.01 № 5-ЗРТ белән урнаштырылган таләпләренә туры китереп, гариза бирә алалар.

Кыргый тояклы хайваннарны табу квотасы һәм нормасы, җирәбә салуны үткәрә торган Комиссия составы, җирәбәдә катнашу өчен гариза формасы, сайтның “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International