2014 елның 7 август көнендә Идарә башлыгы Д.А. Иванов Яңа Шешмә муниципаль районы Киңәшмәсенең 35 утырышында катнашты. Яңа Шешмә муниципаль районы Киңәшмәсенең утырышында , Яңа Шешмә муниципаль районы башлыгы В.М. Козлов, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләүче Идарәнең өлкән кинәшчесе И.И. Гузаиров,ә шулай ук районның депутатлары һәм чакырылган кешеләр катнаштылар. Көн тәртибендә иң мөһим сорауларның берсе - Яңа Шешмә муниципаль районы башлыгының урынбасарын сайлау иде. Утырыш барышында Н.И. Попкованы сайладылар.