Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшереп китә: бүген, 2014 елның 12 август көнендә, сәгать 17.00, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне алу өчен җирәбә салуда катнашуга гаризаларны кабул итү тәмамлана.
Гаризаларны үз вакытында җибәрүегезне сорыйбыз.17.00 соң гаризалар кабул ителмәячәк.