12 августта сәгать 17.00 һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне алу өчен җирәбә салуда катнашуга гаризаларны кабул итү туктатылды.
Хәзерге вакытта бирелгән гаризаларны таләпләргә туры килүгә тикшерәләр.
Кайбер аучылар, бер үк төр аучылык байлыгын табуга, гаризаларны берничә районга бирүләрен хисапка алып, комиссия үз ихтыяры белән җирәбә салуда катнашу районын билгеләячәк.
Регистрация барышында техник хата барлыкка килде һәм керүче номерларның кайбер өлеше ( 890-899) төшеп калды.
Гаризаларны биргән аучылар исемлеге белән “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә “ Гариза бирүнең вакыты, урыны һәм җирәбәне үткәрү вакыты” өстәмә битендә танышырга була.