Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә, 2014 елның 14 август көнендә, 2014 елда көзге – кышкы ау чорын үткәрү сораулары буенча киңәшмә узды. Анда Идарәнең белгечләре һәм районара бүлекләренең хезмәткәрләре катнашты. Идарәнең башлыгы Д.А. Иванов белән ауны ачу, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында биотехник чаралар үткәрү буенча вазифалар куелды.
Киңәшмәдә хайваннар дөньясы объектларын лицензияләү һәр тәртипкә салу бүлегенең башлыгы Р.Э. Чиспияков, ә шулай ук хайваннар дөньясы объектларын куллануны тикшерү бүлегенең белгече В.М.Давлетшин чыгыш ясадылар.