Җитештерү аучылык инспекторлары кандидатларын таләпләрне белүгә тикшерүне үткәрү тәртибе турында

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле аучылар, Сезгә хәбәр итәбез:  2014 елның 9 гыйнварыннан № 4 “Җитештерү аучылык инспекторлары кандидатларын таләпләрне белүгә тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында” РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Боерыгы белән килешеп, җитештерү аучылык инспекторлары булуга кандидатлар исемлеген формалаштыра.

Белемнәрне тикшерү 2014 елның 3 октябрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе бинасында үтәчәк.

Документларны бирү һәм алу тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән килешеп үтәлә.

Документларны кабул итү вакыты:

-2014 елның 15 августыннан башлана;

-2014 елның 15 сентябрендә тәмамлана.

Бөтен документлар Идарәгә хокукый затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкилебелән, яки ,салынган документларның исемлеген кушып почта аша 420021, Казан ш., Кәрим Тинчуринур,29 йорт адресы буенча җибәрелә ала.

Мәгълүматны яңартуны  Идарәнең сайтында “ Дәүләт тикшерүе” бүлегендә “ Җитештерү аучылык тиешерүе” өстәмә битендә күзәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International