2014 елның 7 июль көнендә, Бердәм Россия эгидасы астында ел саен үткәрелә торган, “ Мәктәпкә әзерләнергә булыш”исемендәге республика күләмендәге хәйрия акциясе старт алды.
Бу акциянең төп вазифасы – бөтен балаларга бәйрәм һәм тулы комплект дәреслекләр, канцтоварлар, 1 сентябрь көнендә яңа форма киеп, мәктәпкә бару мөмкинлеге бүләк итү.
08.08.2014 елда Яңа Шешмә муниципаль районында “мәктәп портфельләрен” бүләк итү тантаналы рәвештә узды.Анда Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыклары шәхси катнаштылар.