Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: көзге ау чоры башлану вакытыннан, полиция хезмәткәрләре һәм штаттан тыш инспекторлар белән берлектә үткәрелгән рейд чаралары барышында, 18 хокук бозу ачыкланды, 2 ату коралы тартып алынды. Бөтен бозучылар административ җаваплылыкка тарттырылдылар.