Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, һәркем керә торган аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында, кабаннарны һәм пошиларны табуга, рөхсәтнамәләрне бүлү буенча нәтиҗәләр чыгарды.
Җирәбә салуның нәтиҗәләре буенча беркетмә төзелде.
Бөтен җиңүчеләрне отыш белән котлыйбыз. Ә шулай ук исегезгә төшереп китәбез: Татарстан Республикасының Экология Кодексындагы 135(5) маддәнең 12 пункты буенча аучылык байлыкларын табуга бирелгән рөхсәтнамә алу хокукы, аучы белән белдерү кәгазен алган көннән 30 көн эчендә, ау һәм аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының башкарма хакимият әгъзасына(Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ) мөрәҗәгать итү аша тормышка ашырыла ала. 30 көн үткәннән соң рөхсәтнамә алу хокукы башка претендентка күчәчәк.
Соңгы нәтиҗәләр “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә “Җирәбә салу нәтиҗәләре” бүлекчәсендә урнаштырылган.